ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

"Мин һөнәр сайлыйм..." һөнәри юнәлеш бирүче проект кысаларында Яшел Үзән мәшгульлек үзәге «Зеленодольский завод им. А.М.Горького» АҖ белән берлектә 14 нче номерлы лицей 10 нчы сыйныф укучылары өчен экскурсия оештырды.

Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "PROFF-навигатор" проекты кысаларында мәктәпкәчә балалар белән очрашуларын дәвам итә.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Өлкәннәр декадасына йомгак ясалды.

Бүген Мамадыш "Кайгырту" (“Забота”) халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә район прокуроры Радмир Надыршин белән мәгълүмати-консультатив очрашу оештырылды.

 

 “Шатлык” балалар приютында “Һәр һөнәр үзенчә мөһим һәм кирәкле” девизы астында эшлекле уен узды.

Шушы көннәрдә Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мобиль офисы яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Староромашкинское урта гомуми белем мәктәбенә барды.

 

Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә 12 нче октябрь көнне “Волонтер” үзәге координаторлары һәм “Кояшкай” педагоглары тарафыннан “Көзге кәеф” акциясе кысаларында табигый материаллардан открыткалар ясау оештырылды.

Биектау "Өмет" һәм Тәтеш "Тетюшское сияние" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк хезмәткәрләре "Җәмгыять төрле яшьтәгеләр өчен" IV еллык милли конференциясендә катнашты. Чара кысаларында Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән спикерлар чыгыш ясады.

 


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бу көннәрдә Казанның Вахитов районында эшсез гражданнар, шул исәптән пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

 

Татарстанда өлкән яшьтәгеләр декадасы уңышлы үтте. Бу хакта ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Татарстан парламенты бинасында өлкән яшьтәге гражданнарны социаль яклау өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча узган киңәшмәдә җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International