2016 елда 11 октябрь көнне Балык бистәсе “Акчарлак” балаларны социаль яклау үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча янгын-тактик сынавы үткәрелде. Әлеге сынауда янгын булган очракта аны сүндерергә, балалар, хезмәткәрләрне эвакуацияләргә өйрәтү максаты күздә тотылды.
Әлеге чара чистай отряды янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләре 128-ПСЧ ФГКУ отряды белән берлектә оештырылган иде.