Бу атнада моңа кадәр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган татарстанлы эшсез дип танылды

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

5 нче октябрьдан алып 11 нче октябрьга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 237 кеше моңа кадәр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган. Шулай ук, иң күп эштән киткән 74 кеше азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән.

Башка тармакларда караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак билгеләнә: икътисад эшчәнлеге – 29, транспорт һәм элемтә – 40, күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 34, дәүләт идарәсе – 30, төзелеш – 28, сәламәтлек саклау – 22, мәгариф өлкәсе – 56, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 20, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 17, файдалы казылмалар табу – 5, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 12 кунакханә һәм ресторан бизнесы – 14.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International