Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Фоамиран” техникасы дип аталган мастер –класс үткәрелде. Аны Гатиятуллина Азалиянең әнисе Гөлүсә үткәрде. Бу дәрестә балалар заманча фоамиран материалыннан төрле кул эшләнмәләре ясарга өйрәнде. Әлеге мастер-класста катнашканнар фоамиранның кул иҗаты өчен уңай материал икәнен аңлады.
Үзәк белгечләре сүзләре буенча мондый шөгыльләр тормышка сокланырга, шатланырга, дөньяның төрлелеген, гүзәллеген күрергә өйрәтә. Белемнәрен практик тормышта кулланырга, киләчәктә профессия сайларга ярдәм итә.