Чаллыда хезмәт законнарын үзгәртү буенча фикер алыштылар

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүчеләр, зональ эшче төркеме һәм эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре өчен ел саен үткәрелә торган семинар-киңәшмә үздырды.

Әлеге чараның максаты булып 2016-2017 елларда хезмәт һәм мәшгульлек законнарына кертелгән үзгәрешләр белән таныштыру торды. Биредә түбәндәге сораулар каралды:

1. Татарстан Республикасы хезмәт өчен түләү өлкәсендәге вәзгыять;

2. Хезмәт законнарының соңгы үзгәрешләре;

3. Пенсия законнары буенча актуаль сораулар;

4. Кадр документларын алып бару яңа нигезләмәләре;

5. Дәүләт хезмәт инспекциясенең тикшерү үзгәрешләре;

6. "Катлаулы эштән азат итү мәсьәләләре"н тутыру үзенчәлекләре;

7. Хезмәт хокукы нормаларын бозу сәбәпле административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылу, һ.б.

Семинар-киңәшмә барышында барлык катнашучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International