Бу көннәрдә Казанның Вахитов районында эшсез гражданнар, шул исәптән пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Әлеге чарада районның 10 предприятиесе катнашты. Биредә эшсез гражданнарга 302 вакантлы эш урыны тәкъдим ителде.
Ярминкәгә барлыгы 323 кеше килгән иде, шуларның 31енә алга таба эшкә урнашырга юнәлеш бирелде.