Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Өлкәннәр декадасына йомгак ясалды.
Беренче чаралар инде сентябрь ахырында ук башланып киткән иде. Шулай итеп, 28 нче сентябрь көнне өлкәннәрне котларга халык ветераннар хоры килгән иде.
30 нчы сентябрьдә интернат-йортта иҗтимагый кабул итү көне узды. Идел Буе федераль округы Россия Федерациясе Президентының вәкаләтле вәкиле Владислав Попов һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева үзәк карамагындагыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Шулай ук, 3 нче октябрь көнне "Дан минуты" («Минута славы») музыкаль-уен чарасы узды. Биредә өлкәннәр үзләренең зур сәләтләрен күрсәтте: җырлады, шигырьләр сөйләде, биеде. Шушы ук көндә "Өлкәннәр көне белән" дип исемләнгән күргәзмә ачылды.
4 октябрь көнне исә өлкәннәр "Бердәм Россия" спорт комплексында ГТО нормаларын тапшыру буенча спорт чарасында катнашты.
6 нчы октябрьдә балалар йортында тәрбияләнүчеләр "Чын күңелдән" дип исемләнгән бәйрәм программасын тәкъдим итте. Биредә балалар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, төрле конкурслар уздырды.
Декада ахырында, 10 нчы октябрь көнне, үзәк карамагындагылар "Күңелле стартлар" сәламәтләндерү чарасында катнашты.