Бүген Мамадыш "Кайгырту" (“Забота”) халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә район прокуроры Радмир Надыршин белән мәгълүмати-консультатив очрашу оештырылды.
Әлеге чара халыкка хокукый законнар аңлату максатыннан чыгып үткәрелде. Әңгәмә барышында өлкәннәр һәм инвалидлар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.
Оештыручы сүзләре буенча, мондый очрашулар өлкәннәргә һәм инвалидларга район хәбәрләре һәм вакыйгалары турында белеп торырга ярдәм итә.