Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "PROFF-навигатор" проекты кысаларында мәктәпкәчә балалар белән очрашуларын дәвам итә.
Шушы көннәрдә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре "Лесная сказка" балалар бакчасында "һөнәрләр дөньясында" дип исемләнгән чара уздырды.
Әлеге чара кысаларында, балалар үзләре белгән һөнәрләр һәм киләчәктә кем булып эшләүләре турында сөйләде. Ахырда балаларга истәлекле сувенирлар тапшырылды.