Биектау "Өмет" һәм Тәтеш "Тетюшское сияние" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк хезмәткәрләре "Җәмгыять төрле яшьтәгеләр өчен" IV еллык милли конференциясендә катнашты. Чара кысаларында Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән спикерлар чыгыш ясады.
Бу елны конференциянең төп темасы булып картлык культурасы торды. Ике көн дәвамында катнашучылар безнең илдә өлкән яшьтәгеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча фикер алышты.