“Шатлык” балалар приютында һөнәрләр дөньясы турында сөйләделәр

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

 “Шатлык” балалар приютында “Һәр һөнәр үзенчә мөһим һәм кирәкле” девизы астында эшлекле уен узды. Чара барышында укучыларда төрле һөнәр ияләре турында күзаллау булдыру максатыннан  әңгәмә  оештырылды.  Әңгәмә һөнәр ияләре турындагы презентация белән үрелеп барды. Тәрбиячеләр оештырган “Тылсымлы капчык”, “Кем ул кем”, “Хәреф саен һөнәр” кебек төрле һөнәр сайлау уеннары һәм күнегүләре укучыларда зур кызыксыну уятты. Чара ахырында иң актив катнашкан  укучыларга баллы бүләкләр тапшырылды. Уен азагында “Минем киләчәк һөнәрем” рәсем бәйгесе игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International