Зеленодольск А. М. Горький исемендәге завод укучылар өчен үз ишекләрен ачты

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

"Мин һөнәр сайлыйм..." һөнәри юнәлеш бирүче проект кысаларында Яшел Үзән мәшгульлек үзәге «Зеленодольский завод им. А.М.Горького» АҖ белән берлектә 14 нче номерлы лицей 10 нчы сыйныф укучылары өчен экскурсия оештырды.

Экскурсия машина, хәрби һәм гражданлык судно төзелеше цехлары буенча узды. Укучылар зур кызыксыну белән корабларның ясалышы, техника эшен күзәтте.

Чара ахырында һәрбер укучыга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International