ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Иҗат һәм инновация" социаль программалар конкурсын игълан итә.

2016 нчы елның 14 нче октябрендә Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә пенсия фонды хезмәткәре Низамова Миляушә Хуҗиәхмәт кызы белән очрашу булып узды. 

"Сәламәтлек территориясе" наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру программасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече рәсем һәм плакатлар күргәзмәсе оештырды.

 

Түбән Кама "Веста" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Любовь Горюшова "Бәхетле булу" дип исемләнгән төркемле дәрес оештырды.

Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагог-психологлары тарафыннан "PERTRA" җыелмасы актив кулланыла.

 

Яшел Үзәндә "Мин һөнәр сайлыйм..." проектын тормышка ашыру дәвам итә. Әлеге проект эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыруга, шәһәрнең зур предприятияләре белән таныштыруга юнәлгән.

 

Бүген Питрәч "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында Н. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе волонтерлары булды.

Бүген Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында “Үз сәламәтлегеңне кайгыртып” дигән акция узды.

Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре белән берлектә авыр тормыш хәлендә калган гаилә һәм күп балалы гаиләрдә булып кайтты.

Татарстан Россия төбәкләре арасында "соры" хезмәт базарын рәсмиләштерү буенча лидерлар арасында тора. Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләр Советы президиумы утырышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International