Татарстан Россия төбәкләре арасында "соры" хезмәт базарын рәсмиләштерү буенча лидерлар арасында тора. Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләр Советы президиумы утырышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров хәбәр итте.
Иң күп легаль булмаган хезмәткәр сәүдә, төзелеш, фатир һәм автомобиль ремонтлау өлкәләрендә теркәлгән дип билгеләп үтте Гафаров.
2015 елда республиканың 115 мең гражданның хезмәте рәсмиләштерелде, 2016 нчы елның башында исә якынча 80 мең. Бу елны Татарстанда 77 мең хезмәт килешүе төзелде.
Гафаров сүзләре буенча, Хөкүмәт вице-премьеры Ольга Голодец барлык төбәкләр алдында формаль булмаган халык мәшгульлеген 30 процентка киметергә һәм РПФ иминият түләүләрне 10 процентка арттырырга бурыч куйды.
Докладчы ассызыклап үткәнчә, Татарстан үз алдына куелган бурычларны башкарып чыгачак.