Бүген Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында “Үз сәламәтлегеңне кайгыртып” дигән акция узды.
Алабуга үзәк район хастаханәсенең хезмәткәрләре интернат-йортта булып кайттылар. Биредә табиблар яңа җайланма белән барлык теләүчеләргә бушлай кан басымын үлчәп карарга тәкъдим итте.
Социаль белгеч Александр Окунев сүзләре буенча, әлеге яңа җайланма учреждение карамагындагыларның гына түгел, хезмәткәрләрнең дә кызыксынуын тудырды.