"Иҗат һәм инновация" социаль программалар конкурсы старт алды

2016 елның 14 октябре, җомга

Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Иҗат һәм инновация" социаль программалар конкурсын игълан итә. Әлеге конкурс ТР инвалидларны, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә социаль-инновацион юнәлештәге методика һәм технологияләрне ачыкларга юнәлгән.

Конкурска гаризалар 2016 елның 10 нчы октябрьдән 31 нче октябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Чарага йомгак ясау һәм җиңүчеләрне игълан итү ноябрь аенда планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International