“Шатлык” приютына волонтерлар килде

2016 елның 14 октябре, җомга

Бүген Питрәч "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында Н. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе волонтерлары булды.

Социаль педагог Екатерина Карнаухова сөйләгәнчә, кунаклар балалар янына үзләренең мавыктыргач чаралары белән килгән иде. Әлеге чара балаларны гына түгел, башкаларны да ваемсыз калдырмады. Балалар бик теләп станция буйлап квест-уенда, спорт ярышларында, музыкаль конкурсларда катнашты.

Чара рәсем бәйгесе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International