"Сәламәтлек территориясе" наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру программасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече рәсем һәм плакатлар күргәзмәсе оештырды.
Әлеге чарада социаль яктан авыр тормыш хәлендә булган гаиләдән 7 балигъ булмаган бала катнашты. Оештыручы сүзләре буенча конкурс сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвешенең бәйләнешен ачыкларга ярдәм итә.
Очрашу ахырында балаларга рәсем ясау альбомнары тапшырылды.