Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагог-психологлары тарафыннан "PERTRA" җыелмасы актив кулланыла.
Уен формасында балалар кул моторикасын ныгыта, төсләр өйрәнә, темп, төгәллекне кабатлый.
Үзәк белгечләре сүзләре буенча, "PERTRA" җыелмасы ярдәмендә балаларда симметрия хисе үсә, предметларның күләме һәм формасын күзаллау барлыкка килә. Болар барысы да уку процессына уңай мотивация формалаштыра.