Яшел Үзән халкын шәһәр предприятиеләре белән таныштыралар

2016 елның 14 октябре, җомга

Яшел Үзәндә "Мин һөнәр сайлыйм..." проектын тормышка ашыру дәвам итә. Әлеге проект эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыруга, шәһәрнең зур предприятияләре белән таныштыруга юнәлгән.

Әйтик, бу көннәрдә «Завод имени Серго» җитештерү берләшмәсе Раиф махсус укыту-тәрбия учреждениесендә тәрбияләнүчеләр өчен үз ишекләрен ачты.

Балалар өчен цех буенча экскурсия оештырылды. Яшүсмерләр зур кызыксыну белән техника эшчәнлеген күзәтте, җитештерү технологларына кызыксындырган сорауларын бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International