2016 нчы елның 14 нче октябрендә Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә пенсия фонды хезмәткәре Низамова Миляушә Хуҗиәхмәт кызы белән очрашу булып узды. Әлеге очрашуны үзәк белгече Рәмзия Гайнетдин кызы оештырды. Әңгәмә барышында социаль түләүгә кагылышлы мәсәләләргә ачыклык кертелде. Мөмкинлекләре чикләнгән 49 кеше һәм пенсионерлар үзләрен борчыган сорауларга җавап табып, күтәренке кәеф белән, канәгатьлек хисләре алып китте.