Бүген Кукмара “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре авырлы хатын-кызларга профилактик чара оештырды. Әлеге чара район үзәк хастәханәсендә узды.
Шушы көннәрдә Менделеевск «Берег Надежды» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре янгын сүндерү-коткару бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы датчиклары урнаштыруны дәвам итә.
"PROFF навигатор" һөнәри юнәлеш бирүче проект кысаларында Зәй мәшгульлек үзәге тарафыннан муниципаль бюджет киноучреждение базасында "Тормыш кыйммәтләре һәм һөнәр сайлау" дип исемләнгән чара оештырылды.
Бүген Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Игелек почтасы" акциясе үткәрелде. Әлеге акция кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең дуслары, күршеләре яки туганнарына хат яза алды. Шулай ук, чарада ике Бөек Ватан сугышы ветераны да катнашты.
Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш белгечләре "Җәлил" администрациясе белән берлектә ведомствоара патронажда торган 25 гаиләгә һәм инвалид балаларга бушлай "Аисты" мультфильмын күрсәтү оештырылды.
Бүген Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре муниципаль районы янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә янгын сигнализациясе урнаштырылды.
2016 елның 17 нче октябреннән Чирмешән райнында социаль куркыныч хәлдә булган 7 гаиләнең йортына янгын куркынычсызлыгы датчиклары куела башлады. Әлеге эшне ГБУ “ КЦОН “ Мәрхәмәтле йөрәк» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм янгын сүндерү-коткару бүлеге эшчеләре оештырды. Эш барышында актлар төзелде, инстркутаж үткәрелде, буклетлар таратылды.
Бүген Зәй районының социаль куркыныч хәлдә булган ике гаиләсендә янгын куркынычсызлык датчигыгы урнаштырылды.
Шушы көннәрдә Баулы “Шатлык” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Калямаляндия" иленә сәяхәт” дип исемләнгән чара үткәрелде.
Бүген Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасының дәүләт алкоголь инспекция хезмәткәре Камалова Л.Г. белән очрашу булып узды. Әлеге очрашуны белгеч Рәмзия Гайнетдин кызы оештырды.