Зәй районы социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең фатирларына янгын куркынычсызлык датчигы урнаштырачаклар

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Бүген Зәй районының социаль куркыныч хәлдә булган ике гаиләсендә янгын куркынычсызлык датчигыгы урнаштырылды.

Әлеге эш Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә башкарыла. Эш барышында акт төзелде, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, газ - электр җиһазлары белән файдалану кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.

Белгечләр сүзләре буенча, калган датчикларны атна азагына кадәр урнаштырып бетерү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International