"PROFF навигатор" һөнәри юнәлеш бирүче проект кысаларында Зәй мәшгульлек үзәге тарафыннан муниципаль бюджет киноучреждение базасында "Тормыш кыйммәтләре һәм һөнәр сайлау" дип исемләнгән чара оештырылды.
Чарада катнашучылар "Киләчәк һөнәрләрне күзәтү" фильмы карады. Биредә 2 нче һәм 3 нче шәһәр мәктәп укучылары, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре һәм "Космос" яшьләр үзәге катнашты.