ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Вахитов районы мәшгульлек үзәге тарафыннан "Прогресс" өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесендә вакансияләр ярминкәсе оештырылды.

 

Шушы көннәрдә Республика мәгълүмати-методик үзәге белгечләре «Дом Роналда Макдонолда» хәйрия фонды белән берлектә укыту семинары үткәрде. Чарада мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре һәм Республиканың халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре катнашты.

 

Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Маргарита Матвеева 6 нчы сыйныф укучылары арасында "Эмпатия" дип исемләнгән төркемле дәрес уздырды.

 

2016 елның октябрь аенда Мамадыш районында ведомствоара рейдлар оештырылды.

 

Шушы көннәрдә Кайбыч "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланган биш гаилә йортларында янгын сигнализациясе урнаштырылды.

 

2016 нчы елның 18 октябрендә Кукмара муниципаль районының Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын күзәтчелеге бүлеге һәм профилактик  эчке эшләр майоры Нурфат Яппаров, 110 ПЧ ФГКУ "ТР буенча ФПС ның 7 отряды" вакытлыча җитәкче вазыйфаларын башкаручы эчке эшләр майоры Ильдар Галиуллин, “Наз” үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль эшләр белгече Фирүзә Исхакова тарафыннан ведомствоара исәптә торучы социаль яктан куркыныч халдә булган 9 гаиләгә янгын куркынычсызлыгы датчиклары урнаштырылды.

Менделеевск "Берег Надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегенә хезмәт ветераннары, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар килүе дәвам итә.

Кама Тамагы “Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагог Гөлназ Хөснетдинова гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары өчен сәламәт яшәү рәвешенә багышланган чара үткәрде.

 

Чарада предприятие һәм оешмаларның түбәндәге кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак: Казан шәһәре буенча Россия эчке эшләр министрлыгы идарәсе, "Татмедиа" АҖ филиалы, «Центр отдыха и здоровья «Мон Плезир» ҖЧҖ, «Казань Пульс» ҖЧҖ, «Вкусная еда» ҖЧҖ, «Завод металлической тары» ҖЧҖ, "Завод металлической тары" ЯАҖ, "Связной-Логистик" ЯАҖ, "Ростелеком" компаниясе, «Казанский завод стальных дверей» ҖЧҖ һ.б.

17-18 нче октябрь көннәрендә Минзәлә районында ведомствоара рейдлар узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International