Бүген Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Игелек почтасы" акциясе үткәрелде. Әлеге акция кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең дуслары, күршеләре яки туганнарына хат яза алды. Шулай ук, чарада ике Бөек Ватан сугышы ветераны да катнашты.
Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге акция гаилә элемтәләрен ныгыту, өлкәннәр һәм инвалидларны туганы, авылдашы һәм күршеләре белән аралаштыруга юнәлдерелгән.