Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш белгечләре "Җәлил" администрациясе белән берлектә ведомствоара патронажда торган 25 гаиләгә һәм инвалид балаларга бушлай "Аисты" мультфильмын күрсәтү оештырылды.
Мультфильмның мавыктыргыч сюжеты балаларда кызыксыну уятты. Барлык катнашучылар да оештырылган хәйрия чарасыннан канәгать калды.