Менделеевск районында янгын куркынычсызлыгы датчиклары урнаштыруны дәвам итәләр

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Менделеевск «Берег  Надежды» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре янгын сүндерү-коткару бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы датчиклары урнаштыруны дәвам итә.

Әлеге җайланмалар социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең фатирларында урнаштырылып килә.

Эчке-хезмәт капитаны Федор Галанин билгеләп үткәнчә, янгын очраклары төнлә дә барлыкка килергә мөмкин. Шул рәвешле, хезмәткәрләр тарафыннан янгын куркынычсызлыгы датчиклары урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International