Бүген Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасының дәүләт алкоголь инспекция хезмәткәре Камалова Л.Г. белән очрашу булып узды. Әлеге очрашуны белгеч Рәмзия Гайнетдин кызы оештырды. Әңгәмәдә мөмкинлекләре чикләнгән 49 кеше сатучыларның бурычлары, хокуклары, контроль буенча чара тәртипләре белән танышты. Катнашучылар аерым төр товарларны сату кагыйдәләренә кагылышлы мәсәләләргә ачыклык кертелде һәм үзләрен борчыган сорауларга җавап табып, канәгатьлек хисләре алып китте.
Очрашу ахырында мөмкинлекләре чикләнгән 49 кешегә җирле продукциянең үзенчәлекләре, мех әйберләрен сатып алганда искәртмә һәм Россия Федерациясенең кулланучы хокукларын саклау законы турында мәгълүмат җиткерелде.