2016 елның 17 нче октябреннән Чирмешән райнында социаль куркыныч хәлдә булган 7 гаиләнең йортына янгын куркынычсызлыгы датчиклары куела башлады. Әлеге эшне ГБУ “ КЦОН “ Мәрхәмәтле йөрәк» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм янгын сүндерү-коткару бүлеге эшчеләре оештырды. Эш барышында актлар төзелде, инстркутаж үткәрелде, буклетлар таратылды.