2016 елның октябрь аенда Мамадыш районында ведомствоара рейдлар оештырылды.
Мамадыш “Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ТР буенча гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан күп балалы һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең фатирларына янгын куркынычсызлыгы датчиклары урнаштырылды.
Рейдлар барышында 12 гаилә йортына автоматик янгын сигнализациясе куелды. Белгечләр актлар төзеде, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрде.