Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Маргарита Матвеева 6 нчы сыйныф укучылары арасында "Эмпатия" дип исемләнгән төркемле дәрес уздырды.
Оештыручы мәктәп укучыларының психологик күзәтүчәнлек һәм игътибарын үстерергә тырышты.
Чара ахырында балалар арасында гомуми команда рухы формалашуы, җаваплылык хисе, эмоциональ һәм физик канәгатьлелек күренде.