Минзәлә районының күп балалы гаиләләрнең йортында янгын куркынычсызлык датчигы урнаштырыла башлады

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

17-18 нче октябрь көннәрендә Минзәлә районында ведомствоара рейдлар узды.

Татарстан Республикасы федераль янгынга каршы хезмәтенең 122 янгын бүлеге башлыгы Валерий Губернаторов тарафыннан күп балалы гаиләләрнең фатирларында янгын куркынычсызлыгы датчиклары урнаштырылды.

Шулай ук, Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Ольга Бывальцева да ата-аналар белән янгын куркынычсызлыгы турында профилактик әңгәмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International