Балтач районында ведомствоара рейдлар узды

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

2016 нчы елның 18 октябрендә Кукмара муниципаль районының Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын күзәтчелеге бүлеге һәм профилактик  эчке эшләр майоры Нурфат Яппаров, 110 ПЧ ФГКУ "ТР буенча ФПС ның 7 отряды" вакытлыча җитәкче вазыйфаларын башкаручы эчке эшләр майоры Ильдар Галиуллин, “Наз” үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль эшләр белгече Фирүзә Исхакова тарафыннан ведомствоара исәптә торучы социаль яктан куркыныч халдә булган 9 гаиләгә янгын куркынычсызлыгы датчиклары урнаштырылды. Моннан тыш, датчикларны куллану кагыйдәләре аңлатылды, инструктаж үткәрелде, белешмәлекеләр таратылды.

Гаилә әгъзалары рәхмәтләрен җиткереп, әлеге системаны куллану куркынычсыз яшәү шартлары тудырачак дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International