Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Бүген Вахитов районы мәшгульлек үзәге тарафыннан "Прогресс" өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесендә вакансияләр ярминкәсе оештырылды.

Чарада түбәндәге 6 предприятие катнашты: "ЮНИВЕРСАЛ ХОЛИДЕЙЗ" ҖЧҖ, федераль суд приставлары хезмәте идарәсе, "Метроэлектротранс" МУП, Трест "Горводзеленхоз" МУП, "Трансперсоналурал" ҖЧҖ, Казан « Хлебозавод №3» АҖ.

Эш эзләүчеләргә 175 вакантлы эш урыны тәкъдим ителде, шулар арасында инженер, токарь, балта остасы, тракторчы һәм башкалар да бар иде.

Ярминкәдә барлыгы 302 кеше булды, шуларның 25енә алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International