Менделеевск "Берег Надежды" үзәгендә гражданнар оборонасы белгече булып кайтты

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Менделеевск "Берег Надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегенә хезмәт ветераннары, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар килүе дәвам итә.

Үзәк карамагындагылар соравы буенча, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан Менделеевск районы буенча Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы бүлеге белгече Илшат Шакиров белән очрашу оештырылды.

Әңгәмә вакытында кунак гадәттән тыш хәлләр чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, "Гражданнарны массакүләм эвакуацияләү" видеоролигы күрсәтте.

Ветераннар, үз чиратында, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде һәм аларга төгәл җаваплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International