ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды.

Юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт инспекциясе бүлеге инспекторы Лилия Фәрхетдинова Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында профилактик әңгәмә оештырды.

Лениногорск районында автоматик янгын сигнализациясе урнаштыру эшләре алып барыла.

 

Казан шәһәре Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада алты предприятие катнашты, шулар арасында Самерханова ШЭ, Гипердом" ҖЧҖ, "Агроторг" ҖЧҖ, "Актай" ҖЧҖ, "Инвест плюс" ҖЧҖ һәм техник мәгълүмат бюросы да бар иде.

 

Бүген Казан шәһәре Совет районының халыкның эш белән тәэмин итү үзәгендә мини-ярминкә узды. Чарада КазХимНИИ АҖ, "Казанский ДСК" ҖЧҖ, "Альянс Жизнь" ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Совет районы буенча Хәрби комиссариаты кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты.

 

Статистик мәгълүматларга караганда, 2016нчы елның 18 нче октябрь көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 181 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 103 кешегә кимрәк. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,69% күрсәткечен тәшкил итә.

12 нче октябрьдан алып 18 нче октябрьга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 113 кеше моңа кадәр азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән. Шулай ук, иң күп эштән киткән 83 кеше эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган.

 

2016 нчы елның 18 нче октябрь көненә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 691 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 16 кешегә азрак.

 

Балтач һәм Кукмара районы буенча профилактик эшләр һәм күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең йортында булып кайтты.

 

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International