Бөгелмә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре сәнгать белән дәвалау ысулын куллана. Рәсем сәнгатен куллану проблеманы тулысынча ачыклаганда аеруча нык булыша. Әлеге ысул курку, кайгыруларны өскә чыгарырга, иҗтимагый дөрес юл табырга ярдәм итә.
Шушы көннәрдә Чистайда "Киләчәккә билет" Республикакүләм һөнәрләр турында инша конкурсының сайлап алу этабының эксперт комиссиясе утырышы узды. Жюри әгъзаләре игътибарына 15 шәһәр һәм район мәктәпләренең 42 укучы эше тәкъдим ителде.
Лаеш "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль белгечләре полиция участогы хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәргә караклык турында аңлату әңгәмәсе оештырды.
Шушы көннәрдә, Питрәч “Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре янгын күзәтчелек инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә ведомствоара патронажда торучы гаиләләрнең йортына барды.
Кичә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы азатлыкка чыгучы гражданнарга консультация үткәрү максатыннан 3 нче тикшерү изоляторына барды.
Аксубай "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең йортына рейдлар оештырды. Әлеге рейдларның максаты булып автоматик янгын сигнализациясе урнаштыру торды.
Кукмара “Милосердие” балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең социаль педагогы үзәк карамагындагы балалар өчен китапханәгә экскурсия оештырды.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында Мамадыш предприятиесе хезмәт хакы бурычларын кайтаруны дәвам итә.
Зәй мәшгульлек үзәге "PROFF навигатор" һөнәри юнәлеш бирүче проектын гамәлгә ашыруын дәвам итә. Әлеге проект кысаларында 8 нче сыйныф укучылары өчен район һәм шәһәр предприятиеләренә 9 экскурсия оештырылачак.
Норлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары “Гаиләнең балага йогынтысы” темасына дәрес үткәрде.