Бөгелмә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре сәнгать белән дәвалау ысулын куллана. Рәсем сәнгатен куллану проблеманы тулысынча ачыклаганда аеруча нык булыша. Әлеге ысул курку, кайгыруларны өскә чыгарырга, иҗтимагый дөрес юл табырга ярдәм итә. Еш кына балалар белән эшләгәндә үзәк белгечләре ком терапиясе куллана.
Хәзерге вакытта ком терапиясен куллану бик популярлашты. Чөнки ком сибелү үзенчәлегенә ия, шул рәвешле, ул начар уй-кичерешләрне, куркуларны ала. Нәтиҗә буларак, ком белән уйнау шөгеле борчулардан, куркулардан азат итә. Ә иң мөһиме, комда рәсем ясаганда бер нинди табиби, психологик йогынты ясау кирәкми.