Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында Мамадыш предприятиесе хезмәт хакы бурычларын кайтаруны дәвам итә.
Шулай итеп, сәүдә итү өлкәсендә хезмәт куючы Мамадыш РАЙПО предприятиесе 55 хезмәткәренә 547,9 мең сум күләмендә өлешчә хезмәт хакын түләде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.