Питрәч районында ведомствоара рейдлар башланды

2016 елның 21 октябре, җомга

Шушы көннәрдә, Питрәч “Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре янгын күзәтчелек инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә ведомствоара патронажда торучы гаиләләрнең йортына барды.

Әлеге рейдларның максаты булып янгын куркынычсызлыгы датчиклары урнаштыру торды.

Чара кысаларында гаилә әгъзалары белән инструктаж үткәрелде, янгын куркынычсызлык кагыйдәләре буенча белешмәлек таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International