Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "PROFF навигатор" проекты тормышка ашырыла

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Зәй мәшгульлек үзәге "PROFF навигатор" һөнәри юнәлеш бирүче проектын гамәлгә ашыруын дәвам итә. Әлеге проект кысаларында 8 нче сыйныф укучылары өчен район һәм шәһәр предприятиеләренә 9 экскурсия оештырылачак.

Беренчеләрдән булып экскурсиядә Татар гимназия һәм 3 нче мәктәп укучылары катнашты. Алар "мефро уилз Руссиа Завод заинск" ҖЧҖ, «Заинский завод металлоконструкций» АҖ һәм Зәй политехник көллиятендә булып кайтты.

Укучылар предприятиеләрнең эшчәнлеге, хезмәткәрләрнең төп бурычлары белән танышты.

Экскурсия ахырында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре балаларга истәлеккә сувенирлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International