Чистайда "Киләчәккә билет" конкурсына йомгак ясалды

2016 елның 21 октябре, җомга

Шушы көннәрдә Чистайда "Киләчәккә билет" Республикакүләм һөнәрләр турында инша конкурсының сайлап алу этабының эксперт комиссиясе утырышы узды. Жюри әгъзаләре игътибарына 15 шәһәр һәм район мәктәпләренең 42 укучы эше тәкъдим ителде.

Конкурс комиссиясе карары буенча, 7 эш призлы урыннарга лаек булды.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре сүзләре буенча, җиңүчеләрнең конкурс эшләре Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына киләсе этапта катнашу өчен җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International