Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре азатлыкка чыгучы гражданнарга консультация үткәрде

2016 елның 21 октябре, җомга

Кичә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы азатлыкка чыгучы гражданнарга консультация үткәрү максатыннан 3 нче тикшерү изоляторына барды.

Үзәк хезмәткәрләре сүзе буенча, эшсезлек буенча кисәтү эшләре әлеге категория гражданнар өчен аерым игътибарга лаек.

Хөкем ителүчеләр өчен компьютерда һөнәри тест үткәрү оештырылды, аннан соң белгечләр консультация үткәрде. Әлеге хезмәт җиде гражданга күрсәтелде, шуларның дүртесе балигъ булмаганнар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International