Аксубай "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең йортына рейдлар оештырды. Әлеге рейдларның максаты булып автоматик янгын сигнализациясе урнаштыру торды.
Эш барышында гаилә әгъзаләренә инструктаж үткәрелде, белешмәлек һәм буклетлар таратылды.
Барлыгы 12 гаиләнең йортларына датчик урнаштырылды.