ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләр җыелышы узды. Чарада Зәй районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина катнашты.

 

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы район үзәк хастаханәсенең хезмәткәре белән берлектә “Баланың яшәргә һәм сәламәт үсергә хокукы” дип исемләнгән тематик очрашу оештырды.

 

2016 елның 19 һәм 21 октябрь көннәрендә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 7 нче "Золотой ключик" балалар бакчасының өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр өчен "МультТіме" дип исемләнгән чара уздырды.

 

2016 нчы елның  23 нче октябрендә  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәге карамагындагылар өчен Яр Чаллы шәһәре татар драма  театрына экскурсия оештырылды.

 

Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү чаралар кысаларында Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагы балалар чик гаскәре хезмәткәрләре белән очрашты.

 


21
октябрь, 2016 ел
җомга

Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Киләчәккә билет" конкурсының беренче сайлап алу этабының комиссия утырышы узды. Әлеге чара 23 нче сентябрьдән 13 нче октябрьга кадәр дәвам итте.

 

2016 елның икенче кварталында Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты яңа социаль технологияләрне апробацияләү буенча эксперименталь мәйданчык булып тора. Әлеге технологияләрне уйлап табучы һәм оештыручысы булып Республика социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә мәгълүмати-методик үзәк тора.

 

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре үз эшендә "Куркынычсызлык кагыйдәләре" интерактив тактасын актив куллана.

 

Кичә Түбән Камада Республикакүләм "Киләчәккә билет" иншалар конкурсының комиссия утырышы узды. Әлеге утырыш гомуми белем бирү оешмаларының 7-10 сыйныф укучылар арасында җиңүчеләрне билгеләү максатыннан оештырылды. Жюри игътибарына 92 эш тәкъдим ителде, шуларның 49ы әсәр, 5се шигырь, 31 картина (рәсем), 7се видеоролик формасында иде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International