Түбән Кама "Веста" социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова Старошешминск авылында социаль хезмәт алучы хатын-кызлар өчен “Сабырлык серләре” дип исемләнгән дәрес уздырды.
Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагыларга компьютер нигезләрен өйрәтәләр. Биредә компьютер программалары буенча укыту курслары эшләп килә.
“Кайгырту” Халыкка иҗтимагый ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Чикирова Е. В. тарафыннан һәм кафе "I пляж" иганәчеләре ярдәме белән 23 нче октябрь көнне сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен хәйрия программасы уздырылды.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә 3 нче октябрьдан алып 24 нче октябрьга кадәр Татарстан предприятиеләре хезмәткәрләренә бурычларын кайтарды.
Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "һөнәрләр калейдоскобы" һөнәри юнәлеш бирүче кинотеатр үз эшен дәвам итте. Чарада "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче 11 бала катнашты.
Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татарстан-24" телеканалының "Актуаль әңгәмә" тапшыруында кунак булачак.
Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют карамагындагы балалар өчен “Шәһәр халкы һөнәре” сериясеннән чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырылды. Бу юлы балалар даруханәдә булып кайтты.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Республика өч яклы комиссиясе янәшәсендәге халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче балалар бөтенроссия "Варенье" балалар иҗаты фестивалендә катнашты.
Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова һәм Диләрә Зарипова “Профилактик эштә диагностик һәм коррекцион инструментарий” темасына доклад белән чыгыш ясады.