Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Ялкын" приютында һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "һөнәрләр калейдоскобы" һөнәри юнәлеш бирүче кинотеатр үз эшен дәвам итте. Чарада "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче 11 бала катнашты.

Балалар уен формасында эшче һөнәре белән танышты, конкурсларда катнашты. Очрашу ахырында яшь кунаклар пешекче, кондитер,төзүче, электр монтеры кебек һөнәрләр турында мультфильмнар да карый алды.

Әйтеп узырга кирәк, әлеге чара "2014-2020 елларда Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрен популярлаштыру” ярдәмче программасы кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International