Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют карамагындагы балалар өчен “Шәһәр халкы һөнәре” сериясеннән чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырылды. Бу юлы балалар даруханәдә булып кайтты.
"Безнең фикеребезчә, һәр бала үзенә шатлык һәм кешеләргә файда китерә белгән һөнәр сайларга тырыша. Без һөнәри юнәлеш бирүче экскурсияләрен балаларны шәһәр халкы һөнәрләре белән таныштыру максатыннан оештырып киләбез” – дип нәтиҗә ясады Анжелика Пушкова.