Әлмәт шәһәрендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен хәйрия программасы оештырылды

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

“Кайгырту” Халыкка иҗтимагый ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Чикирова Е. В. тарафыннан һәм кафе "I пляж"  иганәчеләре ярдәме белән 23 нче октябрь көнне сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен хәйрия программасы уздырылды. Белгечләр тәкъдим иткән тамашаны ата-аналар да, балалар да кызыксыну хисе белән карады. 3 сәгатьлек күңел ачу программасы бер мизгелдә узды!

Моннан тыш тәмле төшке аш кына түгел, төрле хикмәтләр һәм табышмаклар күрсәтүче күңелле клоун, сабын куыгы манзарасы 30 баланы һәм аларның әти-әниләрен сөендерде.

Шулай ук сабыйлар, хыялларын эшкә җигү нәтиҗәсендә,  һәрберсе үз гаиләсе өчен кабатланмаслык саше әзерләде. Әлеге сувенирларны ясар алдыннан балаларга  аниматорлар мастер-класс үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International